

Башкортстанда үсмер дару белән агуланганып, реанимациягә эләккән. Ашыгыч ярдәм күрсәтелгәннән соң, аның хәле бераз яхшырган, уртача авырлыкта бәяләнә. Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итүенчә, бүген төнлә билгесез дарулар белән агуланган үсмер кыз реанимациягә эләккән.
Хәзерге вакытта аның хәле тотрыклы, кызның гомеренә куркыныч янамый. Якын арада аны педиатрия бүлегенә күчерәчәкләр.
Әти-әниләр, балаларыгызга дарулар белән сак булырга кирәклеген, аларны өлкәннәрдән сорамыйча кулланырга ярамавын аңлатыгыз.
Автор фотосы.