

Сезне бүген фотода елмаеп торган апалы-сеңелле Василиса һәм Лера белән таныштырабыз. Алар мөлаем, ягымлы, ачык йөзле һәм ышанучан кызлар.
2012 елда дөньяга килгән Василиса игелекле, энергияле, актив, шат күңелле кыз. Буш вакытларында туп уйнарга, телевизор карарга, конструкторлар җыярга, рәсем ясарга ярата.
2016 елда туган Валерия, шулай ук, бик актив, кызыксынучан бала. 9 яшьлек кыз курчак уйнарга, рәсем ясарга, алмаз мозаика җыярга ярата.
Кечкенә булуына карамастан, Валерия гаҗәеп тырыш һәм игътибарлы, яраткан шөгыльләрен күңел биреп башкара.
Апа белән сеңел бик дус һәм һәрвакыт бер-берсенә ярдәм итәләр. Василиса сеңлесе турында кайгырта, аңа уеннарда һәм дәрес хәзерләргә булыша. Валерия, үз чиратында, Василисага тартыла һәм һәрнәрсәдә аңа охшарга тырыша.
Кызлар аралашырга ярата, тиз арада башка балалар һәм өлкәннәр белән уртак тел таба. Алар яңа шартларга җиңел яраклаша һәм башлангычларга энтузиазм белән кушыла.
Кызларның әти-әнисе ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән.
Дуслар, сез дә бу бертуганнарга гаилә табарга ярдәм итә аласыз. Моның өчен бары тик “ВКонтакте”дагы үз битегезгә репост ясарга гына кирәк.
Балаларның әти-әни канаты астында, гаилә җылысы тоеп үсүләрен телик!
Исегезгә төшерәбез, Русия законы нигезендә бертуганнарны аерырга рөхсәт ителми.
Тулырак мәгълүматны (347) 218 03 62 номеры буенча алырга мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.