+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
8 октябрь 2025, 09:50

15 метрлы талга менгән...

Уфада коткаручылар агачта утырган кызга ярдәмгә килгән.

15 метрлы талга менгән...15 метрлы талга менгән...
15 метрлы талга менгән...

Кичә, 20:15 сәгатьтә, Уфаның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә яшь кенә кыз шалтыраткан. Ул үзенең Баязит Бикбай урманда 15 метрлы талга менүен һәм аннан кире төшә алмавын әйткән. Кыз агачта утырган мәчесен коткарырга теләгән.

Урынга Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары килгән. Алар кызны ике метр биеклектән баскыч белән ипләп кенә төшергәннәр. Ә аннары альпинистлар кирәк-яраклары ярдәмендә Дымок кушаматлы мәче артыннан 15 метрлы тал очына менгәннәр. Аны коткару “операциясе” дә уңышлы тәмамланган.

Фото: УГЗ 

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас