+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
8 октябрь 2025, 05:40

Чәчәкләр 1 миллион сумга төшкән...

Уфада театрда эшләүче кыз шаккатмалы хәлгә калган.

Чәчәкләр 1 миллион сумга төшкән...Чәчәкләр 1 миллион сумга төшкән...
Чәчәкләр 1 миллион сумга төшкән...

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 21 яшьлек театр хезмәткәре мошенниклыклар корбаны булган. Кызга билгесез номердан шалтыратканнар. Әңгәмәдәш үзен чәчәкләр китерү хезмәте хезмәткәре дип таныштырган һәм аның исеменә “серле” ошатып йөрүчедән бүләк – гөлләмә китерәчәген хәбәр иткән.

Мошенник кызга бүләкне алу  өчен телефонына килгән смс кодны әйтергә кушкан. Ул саннар комбинациясен әйткән, шуннан соң аңа төрле ведомстволардан шалтыратулар килә башлаган. Кредит рәсмиләштерүгә һәм акчаларны “хәвефсез исәпкә” күчерүне булдырмас өчен зыян күрүче мошенниклар исәбенә бер миллион сумнан артык акча күчергән.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас