+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
8 октябрь 2025, 06:00

Кызлар йөрәк җылысы тоеп үсә

Шәйдуллиннарның матур гаиләсе күпләргә үрнәк.

Кызлар йөрәк җылысы тоеп үсәКызлар йөрәк җылысы тоеп үсә
Кызлар йөрәк җылысы тоеп үсә

Чакмагыш районында татулык, сабырлык һәм кайгыртучанлык үрнәге булган гаҗәеп Шәйдуллиннар гаиләсе яши. Алар өчен балаларга әти-әни җылысы бирү — гади бер карар гына түгел, ә яшәү мәгънәсе.

Аларның йортында искиткеч ике кыз — Полина һәм Зарина үсә. Чакмагыш гимназиясенең 4нче сыйныф укучылары мәктәп тормышында актив катнаша.

Кызлар нәфис гимнастика, рәсем ясау, тегү белән мавыга, «Русское слово» проекты буенча дәресләрдә теләп укый һәм дөньяга карашларын киңәйтә. Аларның уңышлары грамоталар, Рәхмәт хатлары билгеләп үтелгән. Кызлар ел саен укучыларның Ю. А. Гагарин исемендәге Кубокка республика олимпиадасында катнаша.

Җәй көне Шәйдуллиннар гаилә белән урманга, яланга чыга, җиләк-җимеш җыя, ихаталарын шау чәчәккә төреп, матур чәчәкләр, яшелчә һәм җимешләр үстерә. Кышын әтиләре белән чаңгыда йөрергә, ә кичләрен картәти һәм нәнәй белән Яңа ел чыршысы янында озак итеп сөйләшеп утырырга ярата. Кызлар әниләре белән нәнәйләре белән бергәләп тәмле ризыклар әзерләргә дә өйрәнә.

2018 елда Шәйдуллиннар «Гаилә учагы» гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре фестиваленең дипломы белән бүләкләнгән. Бу аларның җылылыгын, бердәмлеген һәм бер-берсенә булган мөнәсәбәтен лаеклы тану.

Бүген Полина белән Зарина ышаныч һәм үзара аңлашу мохитендә үсә, әти-әниләренең үрнәгеннән илһамланып, игелеккә һәм хезмәт сөючәнлеккә өйрәнә.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас