+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 октябрь 2025, 10:25

25 бала агуланган

Мәктәп укучылары поездда барганда хәлсезлек тойган.

25 бала агуланган25 бала агуланган
25 бала агуланган

Чиләбе өлкәсендә яшәүче 25 мәктәп укучысында эчәк инфекциясе тапканнар. Билгеле булганча, балалар Кисловодскига санаторийда ял итәргә барганда поездда хәлсезлек тойган.

Балаларны Самара дәваханәләренең берсенә җибәргәннәр. Агуланган 16 укучыны кискен гастроэнтерит белән дәваханәгә салганнар, ә 9ын өйләренә озатканнар. Алар барысы да Трехгорныйдагы 110 нчы мәктәптә укый. Беренчел мәгълүматлар буенча, укучылар вирусны үз мәктәпләрендә эләктергән булуы мөмкин.

Бу хәлне тикшерү башланган.

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас