+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 октябрь 2025, 08:50

3 яшьлек кызын тәрәзәдән ташлаган...

Бүген иртән Уфада башка сыймаслык фаҗига булган.

3 яшьлек кызын тәрәзәдән ташлаган...3 яшьлек кызын тәрәзәдән ташлаган...
3 яшьлек кызын тәрәзәдән ташлаган...

Бүген Уфада 9:00 сәгатьтә 34 яшьлек ир күпфатирлы йортның дүртенче катындагы фатир тәрәзәсеннән үзенең кечкенә кызын ташлаган. Бу вакытта сабый фатирда әтисе белән генә булган, әнисе өлкән улын дәвалау өчен Калининградка киткән була.

"Башинформ" хәбәр итүенчә, ир психиатрда исәптә тора, берничә ел элек белгечләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Ул вузда электрик булып эшли.

Югары каттан килеп төшеп имгәнгән кызны 17нче дәваханәгә китергәннәр. Кыз бик авыр хәлдә, егылганда башына җитди җәрәхәт алган. Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәлне контрольдә тота. Уфа мэры Ратмир Мәүлиев та барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә вәгъдә иткән.

“Хәзер кыз операция өстәлендә. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен мөмкин булганның барысын да эшли", - дип белдергән башкала мэры.

Ирне кулга алганнар, тикшерү бара.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас