+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 октябрь 2025, 10:50

Бала “ярамый” дигәнне аңламый...

Мондый очракта әти-әнигә нишләргә?

Бала “ярамый” дигәнне аңламый...Бала “ярамый” дигәнне аңламый...
Бала “ярамый” дигәнне аңламый...

Белгечләр фикеренчә, бала тыюларны ишетергә өйрәнсен өчен ата-анага өч киңәшкә колак салырга кирәк.

1. “Юк” сүзен мөмкин кадәр сирәгрәк әйтегез.

Балалар аны бик еш ишеткәч, көннәрдән бер көнне ишетми, җавап бирми, тыңламый башлый. Әгәр ата-ана күп нәрсәне тыйса, баланың сайлау мөмкинлеге калмый һәм ул барысын да үзенчә эшләүгә күчә.

Әгәр сезнең гаиләгездә “юк” һәм “ярамый” сүзләре биш еш кабатлана һәм буш сүзләргә әверелгән икән, аларга алмаш табарга кирәк. Мәсәлән, “тукта”, “куркыныч".

2. Сүзегездә торыгыз. Әгәр бала бәхәсләшә башласа, һәр дәлилдән соң “юк” сүзен катгый кабатларга әзер булыгыз. Сезгә моны күптапкыр кабатларга туры киләчәк.

Кискен " юк" беркайчанда “әйе”гә үзгәрергә тиеш түгел. Нәкъ менә шуңа күрә, “юк” дип әйтер алдыннан бик яхшы уйларга кирәк.

3. Буш куркытулардан сак булыгыз.

Үзегезнең нәрсәнедер ни өчен рөхсәт итмәвегезне аңлатканда, беркайчан да ялганламагыз һәм арттырмагыз. “Әгәр син хәзер үк туктамасаң, сине полиция алып китәчәк, мин сине монда калдырып китәм, башкача бернәрсә дә сатып алмаячакмын” дигән рухтагы чиксез куркытулар файдага түгел. Әгәр бала аларга ышанса, я бик нык курка, я мондый янауларның берни тормавын тиз аңлый һәм башкача ышанмый башлый.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас