+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
9 октябрь 2025, 07:30

Катя әти-әниле булды!

Бу ягымлы кыз турында күптән түгел язган идек.

Катя әти-әниле булды!Катя әти-әниле булды!
Катя әти-әниле булды!

Без үз йорты, әнисе һәм әтисе, гаилә җылысы турында хыялланучы малайлар һәм кызлар белән сезне еш таныштырабыз, дуслар.

Сездән репост ясавыгызны да сорыйбыз. Һәм моның никадәр мөһим булуын кайчагында аңлатып язмыйбыздыр да. Бүген исә яхшы хәбәр белән уртаклашырга телибез.

Ягымлы, мөлаем Катя турында август ахырында язган идек. Сөенечле хәбәр: кызны гаиләгә алганнар — сентябрьдә ул әти-әниле булган.

Катя Гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәгендә ике елдан артык үткәргән, һәм хәзер, ниһаять, аның үз йорты бар, анда аны яраталар һәм көн саен көтеп алалар.

Һәм бу бер генә очрак түгел. Сезнең репостлар, комментарийлар, битараф булмау аркасында — балалар әти-әниләрен таба, ә гаиләләр арта һәм бәхетлерәк була.

Ятим балалар турында язмаларны таратучы дусларыбызга зур рәхмәт.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас