+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
10 октябрь 2025, 05:45

Әгәр бала уенчыкларын җыештырмаса...

Белгеч киңәшләре әти-әниләргә ярдәмгә килсен.

Әгәр бала уенчыкларын җыештырмаса...Әгәр бала уенчыкларын җыештырмаса...
Әгәр бала уенчыкларын җыештырмаса...

Баланы үз бүлмәсен җыештырырга өйрәтү – җиңел һәм бер көндә генә төзәтеп була торган мәсьәлә түгел.

Кычкыру, янау, киемнәрен элеп, уенчыкларын җыештырып куймаса, аларны чыгарып ташлау белән куркытуның нәтиҗәсе һәрвакыт тискәре булачак. Кычкырып кына тәртипкә өйрәтеп булмый, шуңа күрә мондый очракта уен, дәртләндеү чаралары уйлап табу яхшырак булачак.

Әйтик, кечерәк яшьтәге балагызга полицейский булып уйнарга тәкъдим итегез. Югалган уенчыкларны эзләп табу, “өйләренә” кайтарып кую уены бик кызыклы булачак. Зур булмаган приз уйлап табыгыз яисә кәгазь кубок ясагыз һәм балаларга ярыш оештырыгыз. Өйдәге эшләрне дә ярыш рәвешендә тиз генә башкарып була. Кем уенчыкларны тизрәк җыя яисә бүлмәдәге идәнне юа, аңа приз булачак. Дәртләндерү чарасы, кычкырып, тиргәп эшләтүгә караганда, күпкә нәтиҗәлерәк.

Һәм иң мөһиме – шәхси үрнәк. Әгәр сез үзегез иртән урыныгызны да җыймыйча эшкә йөгерәсез икән, баладан үз урын-җирен җыештырып куюны ничек таләп итә аласыз?! Тәртипне һәрвакыт үзеңнән башларга кирәк. Сезнең йокы, аш-су бүлмәләрендә сабый балачактан ук чисталык, һәрвакыт тәртип булуын күреп үсәргә тиеш.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас