

Башкортстаннан 12 яшьлек Ярослав өчен аны яратырга әзер булган әти-әни эзлиләр.
Малайның анкетасын төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бастырып чыгарды. Тәрбиячеләр әйтүенчә, Ярослав нечкә күңелле һәм игелекле бала. Ул уйланырга ярата, үзе тыныч һәм акыллы, бераз оялчан, әмма һәрвакыт игелекле һәм ярдәмчел булырга тырыша. Малай беркайчан да ашыкмый — ул башта күзәтә һәм уйлый.
"Рәсем ясаганда Ярослав өчен аеруча шатлык кичерә. Кулына каләм тотып, ул үзенең эчке дөньясына ишек ачкан кебек", — диелә анкетада.
Малайга барыннан да бигрәк янәшәдә яратучы кешеләр һәм өй җылысы булуы кирәк.
Сез дә бу ятим малайга ярдәм итә аласыз, дуслар. Бу мөлаем бала турында дусларыгызга, танышларыгызга сөйләгез, бу постны социаль челтәрләрдә бүлешегез.
Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.