+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
12 октябрь 2025, 09:50

Ишекнең бер ягында – бала, икенче ягында әнисе өзгәләнә...

Уфада коткаручылар кечкенә балаларга ярдәмгә килгән.

Ишекнең бер ягында – бала, икенче ягында әнисе өзгәләнә...Ишекнең бер ягында – бала, икенче ягында әнисе өзгәләнә...
Ишекнең бер ягында – бала, икенче ягында әнисе өзгәләнә...

Сабыйлар белән булган хәлләр турында Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Рудольф Нуриев урамындагы йортта дүрт яшьлек бала тимер ишек артында бикләнеп калган, ә әнисе тышта кала. Уфа шәһәренең Гражданнарны яклау идарәсе эзләү-коткару отряды коткаручылары шуруповерт һәм слесарь инструменты ярдәмендә тиз арада ишекне ачканнар. Бала белән бар да яхшы.

Шуңа охшаш очрак Богдан Хмельницкий урамында да булган. Дүрт яшьлек бала өченче каттагы фатирда берүзе бикләнеп калган. Коткаручылар тиз килеп җиткән, альпинистлар кирәк-яраклары ярдәмендә тәрәзә аша менеп, ишекне эчтән ачканнар.

“Ике очракта да сабыйлар зыян күрмәде – бу безнең коткаручыларның һөнәри осталыгы һәм оперативлыгы нәтиҗәсе, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Әти-әниләр! Мондый очраклардан саклану өчен игътибарлы булыгыз һәм исегездә тотыгыз: гадәттән тыш хәл килеп чыкса, 112 номерына шалтыратыгыз.

 

Фото: УГЗ по Уфе

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас