

Башкортстанның Туймазы районындагы трассада булган җитди авариядә өч кешенең гомерен өзелгән. Республика Дәүләт автоинспекциясендә ачыклык кертүләренчә, «Урал» М-5 трассасында «Дэу Нексия» руле артындагы 25 яшьлек кыз «Скания» йөк машинасы белән бәрелешкән.
Коточкыч авария урында Дәүләт автоинспекторлары, шулай ук Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм республика прокуратурасы коткаручылары эшли. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре хәбәр иткәнчә, Кандра авылыннан ерак түгел Туймазы районының «Урал» М-5 трассасында һәлак булган өч кеше арасында бер бала да бар. Каты бәрелүдән һәм кюветка ауганнан соң җиңел машинага ут капкан. Янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергән.
Фото:Госавтоинспеция РБ