

Биеклектән егылып зыян күргән өч яшьлек кыз реанимациядә, бик авыр хәлдә. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Телеграм каналда хәбәр итте.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, 9 октябрь көнне Уфада 34 яшьлек ир күпфатирлы йортның дүртенче катындагы фатир тәрәзәсеннән үзенең кечкенә кызын ташлаган. Бу вакытта сабый фатирда әтисе белән генә булган, әнисе өлкән улын дәвалау өчен Калининградка киткән була. Баланы бик авыр хәлдә медицина учреждениесенә китершләр, анда аңа ашыгыч рәвештә операция ясыйлар. Егылганда кыз башына җитди җәрәхәт алган.
“Табиблар аның хәлен тотрыкландыра алган. Федераль үзәкләр – Пирогов исемендәге Русия балалар клиник дәваханәсе һәм Леонид Рошаль исемендәге Милли медицина тикшеренү үзәге белән алты телемедицина консультациясе үткәрелгән. Якын арада динамикадагы хәлне күзәтү өчен тикшеренүләр үткәреләчәк”, - дип белдерде Айрат Рәхмәтуллин.
Фото: Айрат Рәхмәтуллин, ТГ