+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
15 октябрь 2025, 11:10

Сыйныфташларына 75 мең сум акча биргән

11 яшьлек малайның әти-әнисе шок хәлендә.

Сыйныфташларына 75 мең сум акча биргәнСыйныфташларына 75 мең сум акча биргән
Сыйныфташларына 75 мең сум акча биргән

Санкт-Петербургта 11 яшьлек укучы үзен кыерсытмасыннар өчен сыйныфташларына 75 мең сум акча түләгән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының шәһәр һәм Ленинград өлкәсе буенча Баш идарәсе Телеграм каналда хәбәр итте.

Полициягә малайның әнисе мөрәҗәгать иткән, шуннан соң хокук сакчылары тикшерү башлаган. Хатын гаризасында язуынча, шәһәрнең Киров районындагы бер мәктәптә укучы малай сентябрьдә сыйныфташларына акча китереп биргән. Бер ай дәвамында 11 яшьлек малай һәм аның яшьтәшләре арасында даими конфликтлар барлыкка килгән. Аның бер сәбәбе – сыйныфташ кызларның бу  малайга игътибары күбрәк булган.

Бер төркем үсмерләр укучыны даими рәвештә физик һәм мораль буллингка дучар иткән. Нәтиҗәдә төркемнең "лидеры" мыскыллауларны туктату өчен акча таләп иткән. 75 мең сум акчаны малай яшерен рәвештә өйдән алган...

Әти-әниләр, балаларыгызның кәефенә, үз-үзен тотышына игътибарлы булыгыз. Сыйныфташлары белән мөнәсәбәтләре турында да сорашып тору зыян итмәс. Җәберләү, буллинг билгеләре булган очракта беренче чиратта сыйныф җитәкчесе белән сөйләшү, хәлне ачыклау мөһим. 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас