

Уфада 9 яшьлек укучы ялгыш ручканың очын тыны белән суырган һәм тончыгып үлә язган. Бәхеткә, башкала табиблары аның гомерен саклап калган. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, авыр сулыш алу һәм ютәлләү билгеләре булган баланы дәваханәгә ашыгыч ярдәм табиблары китергән.
Үпкә рентгены берни дә күрсәтмәгәч, табиблар бронхоскопия – трахея һәм бронхларны карау өчен эндоскопик процедура ясарга була. Уң бронхта ручканың пластик очы барлыгы ачыклана. Чит предметны инвазив булмаган юл белән алганнар. Хәзер инде барысы да яхшы, баланы дәваханәдән чыгарганнар.
Әти-әниләр, табиблар янә кисәтә: әгәр чит предмет сулыш юлларына эләгә икән, шунда ук квалификацияле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сулыш юлына эләккән әйбер җитди, хәтта үпкә ялкынсынуы, инфекция, лайлалы тышча зарарлану, буылу кебек куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы