

Башкаладагы Шәһәр клиник перинаталь үзәгендә 52 яшьлек хатын беренче тапкыр әни булган. Уникаль очрак турында акушер-гинеколог Ирина Шәйхиева социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
"Минем практикада мондый хәл беренче тапкыр! Безнең пациент 52 яшендә беренче тапкыр әни булды. АГП буенча баш табиб урынбасары Ю. В. Максимочкина белән берлектә аңа Кесарев кисүе ясадык. Кызганычка каршы, операция ашыгыч күрсәтмәләр буенча булды. Бала вакыттан алда туды", - дип белдергән ул Телеграм-каналда.
Табиб яңа гына әни булу бәхетен кичергән хатынга көч һәм тизрәк тернәкләнүен теләгән.
Фото: видеодан скрин