

Уфада әтисе кулыннан зыян күргән өч яшьлек кызны махсус борт белән Мәскәүгә озатканнар. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Телеграм каналда хәбәр итте.
"Ул Русия балалар клиник дәваханәсендә дәвалануын дәвам итәчәк. Мәскәүгә аны махсус борт белән Катастрофалар медицинасы үзәге белгечләре китерәчәк", - дип язган министр социаль челтәрләрдә.
Элегрәк язганыбызча, 34 яшьлек ир күпфатирлы йортның дүртенче катындагы фатир тәрәзәсеннән үзенең 3 яшьлек кызын урамга ташлаган. Баланы бик авыр хәлдә медицина учреждениесенә китергәннәр. Шәһәрнең 17 нче балалар дәваханәсе нейрохирурглары зыян күргән кызга ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Фаҗига көнендә баланың әнисе өлкән улы белән бергә Калининградта дәвалануда булган.
Бер гөнаһсыз сабыйны Аллаһ сакласын, терелергә язсын!
Фото: видеодан скрин