

Психологлар билгеләвенчә, акча эшләү, җыеп бару сыйфаты аерым характер билгеләре булган кешеләргә генә хас. Белгечләр раславынча, эгоизм, үз-үзеңне нык ярату яисә нарциссизм, салкын исәп һәм вөҗдан булмау – карьераны тизрәк төзергә һәм байлык тупларга ярдәм итә.
15 еллык тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, шундый сыйфатлары өстенлек иткән кешеләр күбрәк акча эшли, ә топ-менеджерлар арасында алар гади хезмәткәрләргә караганда өч тапкырга диярлек күбрәк.
Әмма шунысы да бар: елына 9 миллион сумга якын керем алганнан соң, акча кешегә шатлык китерми башлый, һәм эчке бушлыкны тутырырга омтылулар аны көчәйтә генә, ди психологлар.
Автор фотосы.