

Русия балалар клиник дәваханәсе табиблары дүртенче кат тәрәзәсеннән әтисе ташлаган сабыйның хәлен тотрыкландыра алган. Сабыйның хәле бераз яхшы якка үзгәргән.
"Хәзер вакытта баланың хәле авыр, әмма тотрыклы дип бәяләнә. Сабый комплекслы интенсив терапия ала һәм мультидисциплинар команда: реаниматологлар, нейрохирурглар, травматологлар күзәтүе астында. Хәзерге вакытта реаниматологлар пациентканы үпкәләрне ясалма вентиляцияләүдән мөстәкыйль сулауга күчерү буенча чаралар үткәрә", - дип хәбәр иткән Русия балалар клиник дәваханәсе директоры Елена Петряйкина.
Билгеле булуынча, узган җомгада санавиация махсус борты белән федераль медицина үзәге белгечләре озатуында баланы Мәскәүгә күчергәннәр.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, 9 октябрьдә 34 яшьлек ир үзенең кечкенә кызын күпфатирлы йортның дүртенче катындагы фатир тәрәзәсеннән ташлаган. Әти кеше хәзер СИЗОда. Судта ир үзен адекват тотмаган. Медицина тикшерүе күрсәткәнчә, фаҗига вакытында ул алкогольдән дә, наркотиклардан да исерек булмаган. Суд-медицина һәм стационар психологик-психиатрик экспертизалар билгеләнгән.
Фото: видеодан скрин