

Мәскәүдәге Русия балалар клиник дәваханәсе табиблары Уфадан килгән кечкенә кызның гомерен саклап калган. Баланың күкрәк читлегеннән тәвә кошы йомыркасы зурлыгындагы зур шешне алганнар. Уңышлы узган операция турында учреждениенең Телеграм-каналдагы сәхифәсендә язганнар.
Әти-әнисе кызларының муенында гадәти булмаган шеш күреп алганнар, тикшерү анда гаять зур шеш булуын күрсәткән. Ул инде тулысынча күкрәк куышлыгын тутырып, йөрәккә, үпкәләргә һәм эре кан тамырларына куркыныч тудырган.
Русия балалар клиник дәваханәсе хирурглары күкрәк читлеген ачып, операция үткәргәннәр. Табибларга мөһим кан тамырларын шеш тукымаларыннан сак кына азат итү өчен бик нык саклык һәм төгәллек күрсәтергә кирәк булган.
Операция уңышлы узган: шеш, бернинди органнарга, кан тамырларына зыян китермичә, тулысынча алынган. Кызганычка каршы, шеш эчендә яман шеш күзәнәкләре табылган, һәм кызга яшәү урыны буенча химиотерапия курслары билгеләнгән.
Хәзер бала үзен яхшы хис итә һәм өйдә әти-әнисе белән, дип хәбәр итә клиника табиблары.
Фото: РДКБ ТГ