+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
24 октябрь 2025, 08:50

Кечкенәсенә әле ике ай да юк...

Янгында зыян күргән ике сабый реанимациядә.

Кечкенәсенә әле ике ай да юк...Кечкенәсенә әле ике ай да юк...
Кечкенәсенә әле ике ай да юк...

Бүген иртәнге сәгать алтыда Уфаның Гобәйдуллин урамындагы күпфатирлы йортта янгын чыккан. Янгында ике кечкенә бала зыян күргән, кечкенәсенең дөньяга килүенә ике ай да юк.

Сабыйларны “яну продуктлары белән агулану” диагнозы белән башкаланың Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә китергәннәр. Хәзер алар икесе дә реанимациядә тотрыклы авыр хәлдә. Балаларга барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә, дип хәбәр итте Телеграм-каналда республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, янгын тамбурда чыккан, балалар коляскасы яна башлаган. Аннары ут фатирның стеналарына һәм түшәменә таралган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче ялкынны сүндерделәр. Килеп чыккан хәлнең сәбәбе һәм шартлары ачыклана. Урында сорау алучы эшли.

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас