+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
24 октябрь 2025, 12:35

Түтәлләрне утамаган өчен кыйнаган...

Кызына кул күтәргән әти кеше суд каршында җавап тоткан.

Түтәлләрне утамаган өчен кыйнаган...Түтәлләрне утамаган өчен кыйнаган...
Түтәлләрне утамаган өчен кыйнаган...

Уфада яшәүче ир 17 яшьлек кызына уталмаган түтәлләр өчен җәза биргән.

Дим районы Мировой суды 54 яшьлек ирне кызына карата рәхимсезлек күрсәтүдә гаепле дип таныган. Агымдагы елның августында әти кеше түтәлләрне утамаган өчен кызын келәм тузаны каккыч белән кыйнаган.

Ир үз гаебен таныган. Суд аны 200 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем иткән. Прокуратура шулай ук әтисенең бала тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәве белән бәйле рәвештә тикшерү үткәргән.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас