+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
26 Октября 2025, 08:15

8-10 яшькә кадәр балаларга телефон бирмәгез!

Нейробиологтан әти-әниләргә файдалы киңәш.

8-10 яшькә кадәр балаларга телефон бирмәгез!8-10 яшькә кадәр балаларга телефон бирмәгез!
8-10 яшькә кадәр балаларга телефон бирмәгез!

Кешенең мие гомеренең беренче сигез-ун елында формалаша. Бу процесска ул алган мәгълүмат актив йогынты ясый, шуңа күрә 10 яшькә кадәр баланы виртуаль мохиттән саклап калырга кирәк. Бу хакта “Известия” басмасына нейробиолог, Сколково фән һәм технологияләр институтының нейробиология һәм нейрореабилитация үзәге профессоры Филипп Хайтович сөйләгән.

"Без балага, ул безне тарткаламасын һәм вакытыбызны алмасын өчен, телефонны тугач та бирәбез. Димәк, аның баш мие виртуаль тирәлек тәэсирендә формалаша. Әлбәттә, балалар баш миен эшләтә һәм үстерә торган әйбер карарга яратмый. Һәм бу яңа буын кешеләрен яхшы фикер йөртүче итмәячәк", — дип саный эксперт.

Аның сүзләренчә, бала даһи сәләтләре белән туарга мөмкин, ләкин әгәр дә ул кирәкле мәгълүматны яшьтән үк алмаса, бу сәләтләр тормышка ашмый.

“Әгәр без көн саен мәчеләр сикергәнне карап кына утырабыз икән, баш мие катлаулы мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеген югалта", — дип аңлата галим.

Моннан тыш, примитив яисә деструктив контент тәэсирендә балада дөньяның дөрес булмаган картинасы формалашырга мөмкин, аны үзгәртеп кору бик катлаулы.

"Дөньяны күзаллауны үзгәртү кыен, моның өчен баш миендәге элемтәләрне физик яктан үзгәртергә кирәк. Бу акрын, катлаулы, газаплы процесс. Безнең баш мие үзгәрергә теләми, ул шактый консерватив”, — ди Хайтович.

Шул ук вакытта, әгәр ата-аналар балаларына гаджет бирсә, вакытны бер сәгать белән чикләргә кирәк, дип билгели ул.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас