+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
27 октябрь 2025, 05:45

21 көнлек кенә сабый...

Аны биш яшьлек апасы тәрәзәдән ташлаган.

21 көнлек кенә сабый...21 көнлек кенә сабый...
21 көнлек кенә сабый...

Татарстанда биш яшьлек кыз сеңлесен тәрәзәдән ташлаган. Фаҗига Яшел Үзән районының Васильево авылында  булган.  Биш яшьлек кыз күпфатирлы йорт тәрәзәсеннән кечкенә сеңлесен ташлаган. Сабыйга  нибары 21 көн булган.

Бу вакытта балалар фатирда үзләре генә була.  Соңрак ачыкланганча, фаҗига вакытында әтиләре – эштә, ә әниләре фатирдан чыккан була, аның кайда булуы ачыклана. Гаилә, беренчел характеристика буенча, имин саналган.

"Сабыйның үлем очрагы буенча җинаять эше кузгатылды. Балаларын караучысыз калдырган ата-ананың гамәлләре, шулай ук булган хәлнең башка версияләре тикшерелә”, – дип хәбәр итә Татарстан буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерү барышын шәхсән контрольгә алган.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас