

Гаиләдә ир белән хатынның һәркайсына берешәр гаилә ипотекасы рәсмиләштерү тыелачак. Финанс министрлыгының яңа кагыйдәләре 2026 елның 1 февраленнән үз көченә керә.
Хәзер ир белән хатын бер килешүдә катнашырга тиеш булачак — берсе заемщик сыйфатында, икенчесе созаемщик сыйфатында. Элегрәк ир белән хатынның һәркайсы гаилә ипотекасын аерым ала алган, берәр ташламалы кредит рәсмиләштергән.
Моннан тыш, гаилә ипотекасына “өченче затларны” кертү мөмкин булмаячак. Шул рәвешле, дәүләт “донорлар” дип аталган схеманы ябачак.
Автор фотосы.