+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
28 октябрь 2025, 06:50

Әнисе базда качып утыра...

Ә сабые – балалар йортында.

Әнисе базда качып утыра...Әнисе базда качып утыра...
Әнисе базда качып утыра...

Суд приставлары еш кына бурычлыларны суыткычлар артында, шкаф эчендә, кием өемнәре арасында, хәтта базда таба. Бу юлы да шулай була.

Республика суд приставлары хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 35 яшьлек хатын күптән әхлаксыз тормыш рәвеше алып барга. Спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш куллана, вакытын шешәдәш дуслары белән үткәрә, шул ук вакытта 14 яшьлек кызы балалар йортында яши. Хатын алимент түләү буенча суд таләпләрен үтәми, ә бурычның суммасы берничә ел эчендә 150 мең сумга җитә.

Ике ел элек хатын административ җаваплылыкка тарттырылган була, әмма яшәү рәвешен, тәртибен үзгәртми. Ул вакытта приставлар аңа карата җинаять эше кузгата, судка карары чыгарыла, хатын җәзасын үти. Шуннан соң кача. Аны эзләү игълан итәләр.

Бу юлы бурычлы хатынны шәһәр читендәге ике катлы баракта тапканнар. Приставлар фатирдан эзли, тик бурычлы хатынны таба алмый. Күршеләре йортта баз барлыгын әйтә. Ана кеше шунда качкан була. Хатынны шунда ук кулга алалар. Суд аны 15 тәүлеккә кулга алу турында карар чыгара.

Фото:ГУФССП России по РБ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас