+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
29 Октября 2025, 10:20

Бармак белән баскалап карагыз!

Кибеттә чын акмай сайларга өйрәнәбез.

Бармак белән баскалап карагыз!Бармак белән баскалап карагыз!
Бармак белән баскалап карагыз!

Кибет киштәләрендә акмайның ниндие генә юк.  Тик матур төргәкле арзанлы спредлар арасыннан чын акмайны ничек сайлап алырга?

Белгечләр әйтүенчә, иң мөһиме – составына карагыз. Чын акмайда бер генә ингредиент булырга тиеш: пастеризацияләнгән акмай. Ароматизаторлар, куерткычлар һәм майны алмаштыручы ингредиентлар булса, димәк, бу – спред. Мондый майдан каймак исе килми һәм ул кайнар ипи өстендә эреми. Бары тик майлы күбек кебек агып кына китә һәм әчкелтем тәм калдыра.

Чын акмайның майлылыгы һәрвакыт 82,5 процент. Бу ГОСТ тарафыннан билгеләнгән алтын стандарт. Нәкъ менә шундый майлылыкта продуктта тире сәламәтлеге, иммунитет һәм матдәләр алмашынуы өчен кирәкле А, D, Е һәм К витаминнары саклана. Әгәр майлылык 72,5 процент күрсәтелсә, бу инде эталон түгел, ул арзанрак, ләкин аннан файда да күпкә азрак.

Чын май һәрвакыт фольгалы төргәктә була. Яктылык үтеп керсә, майдагы витаминнар юкка чыга һәм әчү процессы тизләшә, шуңа да акмайның гадәти кәгазьдә булуы— начар билге.

Этикеткада акка кара белән “акмай" дип язылган булырга тиеш. “Спред”, “сөт-үсемлек продукты” яисә “ягу өчен май” кебек язуы булса, сезнең алда ялган ризык.

Сыйфатлы акмай озак сакланмый: 30 көннән 45 көнгә кадәр. Әгәр саклану вакыты 3-4 ай күрсәтелгән икән, димәк, аңа консервантлар яки үсемлек майлары өстәгәннәр. Әйе, ул бозылмаячак, әмма тәме дә икенче булачак.

Акмайның бәясенә дә игътибар итегез. Чын май очсыз булалмый. Бер килограмм акмай ясау өчен 20 литрга якын сөт кирәк. Шуңа күрә 200 граммлы бер кап май 100 сумнан да ким була алмый. Арзанрак булса, ул ялган. Анда чималдан алып технологиягә кадәр барлык нәрсәне экономияләгәннәр.

Ялганны аеруның тагын бер  гади ысулы – бармак белән баскалап карау. Суыткычтан бер кап май алыгыз һәм баскалап карагыз. Чын май +4°C температурада таштай каты була. Әгәр ул пластилин кебек йомшак икән, димәк, составында үсемлек майлары бар.

Шуңа күрә кибеттә акмай сайлаганда, ашыкмагыз. Составына, төргәгенә карагыз, майлылыгын, саклану вакытын һәм бәясен тикшерегез. Һәм, һичшиксез, бармак белән баскалап карагыз.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас