+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
29 октябрь 2025, 06:35

Дуванда олы йөрәкле әни яши

Ул өч баласы янына җиде ятимне сыйдырган.

Дуванда олы йөрәкле әни яшиДуванда олы йөрәкле әни яши
Дуванда олы йөрәкле әни яши

Дуван районында олы йөрәкле һәм балаларга бетмәс-төкәнмәс мәхәббәтле әни— Марина Григорьевна Петрова яши.

25 ел инде ул балалар дип яши. Шул вакыт эчендә ул өч үз баласын һәм тәрбиягә алган җиде баланы тәрбияләгән — алар барысы да үскәннәр, белем алганнар һәм хәзер инде үзләренең гаиләләре бар. Әлеге вакытта Марина Григорьевна йортында өч кыз үсә, алар барысы да мәктәп укучылары һәм тагын ике бала, ата-аналары хокукларын тергезгәннән соң, үз гаиләсенә кире кайткан.

Марина Григорьевнаның 11 оныгы бар, һәм аларның һәркайсы кайгыртучан картәнисенә җылылык белән тартыла. Алар йортында балаларны «үзебезнекеләргә» һәм «читнекеләргә» бүлүнең нәрсә икәнен белмиләр — монда һәр сабыйга яхшы мөнәсәбәт, чын күңелдән ярату сизелеп тора.

Гаиләдә искиткеч традиция бар — елына бер тапкыр барысы да әти-әни йортында зур өстәл артына җыела. Бер өстәл артында утыздан артык кеше: балалар, оныклар, аларның ихлас көлүе, рәхәтләнеп сөйләшүе һәм киләчәккә уртак планнар төзүе үзе үк зур бәхет түгелмени?!.

«Балаларның һәркайсына игътибар бүлеп, мәхәббәттә һәм күңел җылысы биреп үстерергә кирәк», — ди Марина Григорьевна.

Бу сүзләр — аның тормыш девизы, аның ярдәмендә шулкадәр күп игелекле, җаваплы һәм яратучан кешеләр үскән.

 

Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас