

Дүртенче кат тәрәзәсеннән әтисе ташлаган сабыйның кул-аякларында хәрәкәтләнү билгеләре бар. Бу хакта Русия балалар клиник дәваханәсе табиблары хәбәр итте.
Сабый реанимация һәм интенсив терапия бүлегеннән нейрохирургия бүлегенә күчерелгән. Аның янында әнисе. Баланың сәламәтлеге акрынлап тотрыклылана, дип белдергән табиблар. Бүлек мөдире Валентин Пальма әйтүенчә, баланың аяк-куллары хәрәкәтләнә, йота, сөйләшә, әнисенә мөрәҗәгать итә башлаган.
"Ул үзаллы сулый һәм консерватив терапия ала, аның максаты җәрәхәтләнүдән соң организм функцияләрен тергезү. Баланың сәламәтлеген клиника белгечләренең мультидисциплинар командасы динамик күзәтә", - дип билгеләгән табиб.
Фото: Русия балалар клиник дәваханәсе