+23 °С
Облачно
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
31 Октября 2025, 08:25

Башкортстанда Дзерасса, Гор һәм Юзорсиф туган...

Әти-әниләр сабыйларына нинди исемнәр сайлый?

Башкортстанда Дзерасса, Гор һәм Юзорсиф туган...Башкортстанда Дзерасса, Гор һәм Юзорсиф туган...
Башкортстанда Дзерасса, Гор һәм Юзорсиф туган...

ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы республика халкы үз балаларына кушкан популяр һәм сирәк исемнәрне яңартты.

2025 елның 30 октябренә сирәк кушылган кызлар исемлегендә Дзерасса, Нурзилә, Айшат, Владлена, Раделия бар. Малайларга бирелгән сирәк  исемнәре арасында: Гор, Юзорсиф, Вильсур, Вахтанг, Альназар.

Башкортстанда кызларга Ева, Амелия, Эмилия, София, Әминә дигән исемнәрне еш кушалар. Ә малайлар арасында иң популяр исемнәр: Әмир, Эмир, Тимур, Мирон һәм Михаил.

Сезнең оныклар арасында да бармы бу исемнәр, нәнәйләр?

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас