

Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматларына караганда, Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә ашыгыч мөрәҗәгать килгән: Һадия Дәүләтшина бульварындагы торак йорттагы фатирда ике кечкенә бала бикләнеп калганнар. Сабыйларның берсенә – 2 яшь, икенчесенә нибары ике ай. Балаларның өлкәнрәге, әнисе коридорга чыккач, ялгыш ишекне япкан һәм ул бикләнгән.
Коткаручылар тиз арада килеп җиткәннәр, слесарь инструменты ярдәмендә ишекне ачканнар. Барысы да яхшы тәмамланган. Бәхеткә, балалар зыян күрмәгән.
Коткаручылар кисәтүенчә, мондый очракта өлкән кешегә паникага бирелергә кирәкми. Киресенчә, болай балаларны куркытырга гына мөмкин. Тынычланыгыз, күршеләргә, узып баручыларга мөрәҗәгать итеп, 112 номеры буенча ашыгыч хезмәтләр чакыртыгыз.
Ишекне ябу белән бикләнә торган йозак булган очракта ачкычны үзегез белән алырга онытмагыз!
Фото: УГЗ по Уфе