

Русиядә 40 меңгә якын ир бала карау буенча декрет ялында. Бу хакта Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб белдерде.
Ул билгеләвенчә, Русия ир-егетләренең менталитеты шундый: алар, хатын-кыз карьера төзесен өчен, бала карау кебек җаваплылыкны үз өстенә алырга ашкынып бармый.
"Мисал өчен, әни кешенең хезмәт хакы күбрәк яисә аңа югарырак вазыйфага билгеләнү өчен күпмедер генә вакыт калган. Бу очракта, әти кеше ярдәм итсә, миңа калса, гаилә өчен бик яхшы”, - дип билгеләгән Бессараб.
Автор фотосы.