+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
3 ноябрь 2025, 04:20

Табигать кочагында йөреп кайтырга ниятләгәннәр дә соң...

Ике кечкенә балалы гаилә юлда бәлагә юлыккан.

Табигать кочагында йөреп кайтырга ниятләгәннәр дә соң...Табигать кочагында йөреп кайтырга ниятләгәннәр дә соң...
Табигать кочагында йөреп кайтырга ниятләгәннәр дә соң...

2 ноябрь кичендә Баймак районындагы Гаделша шарлавыгы янында дүрт кешедән торган гаилә, шул исәптән ике бала, бәлагә юлыккан. Алар Уфадан килгәннәр, ләкин кире кайтканда көчле яңгыр ява башлаган.

Юеш юл һәм навигатор хатасы аркасында аларның машинасы юлда үтеп булмаслык пычракка баткан, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.

Алар үзләре чыга алмагач, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты коткаручылары тиз арада урынга килеп җиткән, аларга баткактан чыгарга ярдәм иткәннәр һәм юлга кадәр озатканнар. Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланган.

Әти-әниләр, балалар белән сәяхәткә чыкканда сак һәм игътибарлы булыгыз. Һава торышы начар булганда ерак юлга чыкмавың яхшырак.

 

Фото:  Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас