+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
5 ноябрь 2025, 09:40

Балаңның кайда йөрүен беләсең киләме?

Русиядә махсус SIM-карталар барлыкка киләчәк.

Балаңның кайда йөрүен беләсең киләме?Балаңның кайда йөрүен беләсең киләме?
Балаңның кайда йөрүен беләсең киләме?

Тиздән ата-аналар үз балаларының кайда булуын махсус SIM-карталар ярдәмендә күзәтә алачак. Әлеге башлангычны илнең Санлы үсеш министры Максут Шадаев “ЛизаАлерт” отряды форумында тәкъдим итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

Мондый "симка”ны телефонга тоташтыру баланың законлы вәкилләренең рәсми ризалыгы белән мөмкин булачак. Шундый ук функцияне “Дәүләт хезмәтләре” ндә өлкән яшьтәге кешеләр өчен дә кертергә планлаштыралар. Аларның кайда булуын белү яисә геопозициягә керү мөмкинлеген алу ышанычлы кешесенә биреләчәк.

Ике очракта да рәсми гариза һәм суд карары таләп ителмәячәк.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас