+24 °С
Яңгыр


Стәрлетамак шәһәрендә 13 яшьлек ике малай пневматик пистолет белән уйнаган. Кызганычка каршы, уеннан уймак чыккан.
Бер мизгелдә үсмерләр нәрсәдер бүлешә алмаган һәм атыш башланган. Берсе икенчесенә аткан һәм дустының күзенә тидергән. Пуля малайның башында калган.
Хәзерге вакытта үсмер Уфа дәваханәсендә. Әти-әнисе полициягә гариза язган.
Әти-әниләр, балаларга салкын корал белән уйнауның куркынычы һәм нинди җаваплылык көтүе турында аңлатыгыз. Куркыныч, хәвефле коралларны балалар кулы җитмәслек урында саклагыз.
Автор фотосы.