+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
6 Ноября 2025, 10:35

Аспирин... куркыныч тудыра

Табиблар 12 яшькә кадәрге балаларга бу даруны бөтенләй бирмәскә куша.

Аспирин... куркыныч тудыраАспирин... куркыныч тудыра
Аспирин... куркыныч тудыра

12 яшькә кадәрге балаларга аспиринны грипп вакытында гына түгел, башка авырулар вакытында да бирергә ярамый. Температураны нәкъ менә шушы дару белән төшерергә киңәш ителми, ди табиб-терапевт, иммунолог Ирина Ярцева.

Белгеч әйтүенчә, вирус инфекциясе һәм ацетилсалицил кислотасы кушылган очракта, балада сирәк очрый торган, әмма бик куркыныч авыру — Рея синдромы барлыкка килергә мөмкин. Әгәр бу авыру вакытында ачыкланмаса, соңгы стадиядә ул үлемгә китерергә мөмкин.

“Рея синдромы булганда бавырга зыян килә. Өстәвенә, бу авыру башта ук сизелми. Шуңа күрә баланың бавырын әти-әнисе тикшертергә уйламый да”, — ди табиб.

Моннан тыш, табиб һәр даруның, тиешенчә файдаланылмаган очракта, өлкән яшьтәге кеше өчен дә куркыныч тудыруын белдерә. Шуңа күрә препаратларны табиб кушканча, терапевтик дозировкаларда кабул итәргә кирәк.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас