

Бабл ти — балалар һәм үсмерләр бик ярата торган эчемлек. Татлы желе шарлары, чәй, су, сөт нигезендә ясалган бу эчемлек соңгы елларда аеруча популярлашты. Әмма тәмле булуы белән бергә, Бабл ти белән мавыгу сәламәтлек өчен җитди проблемалар белән дә яный.
“Тапиок шарлары булган бу эчемлек русиялеләр арасында популярлаша бара. Әмма аны еш куллану сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин”, – дип белдерде хирург Дмитрий Монахов.
Табиб билгеләвенчә, тапиок шарлары крахмалдан ясала. Суытканда алар ябышучан була, шуның аркасында начар эшкәртеләләр. Күп күләмдә кулланганда Бабл ти шарлары эчәклектә йомшарырга өлгерми, куе цементны хәтерләткән тыгыз төер барлыкка килә.
Вакыт узу белән бу төер нечкә эчәккә ябышып кала һәм сыеклыкны сеңдерүен дәвам итә. Нәтиҗәдә эчәклек стеналарына басым арта һәм үтә алмаучанлык үсә.
Салкын сөт һәм боз өстәү эчемлекне тагын да куерта: түбән температурада крахмалның ферментлар белән таркалу сәләте югала. Аннары шарларга үзара ябышу тагын да җиңеләя, нәтиҗәдә эчәклеккә мондый тыгыз массаны этеп җибәрү авыр була.
Бабл-тиның хәвефсез порциясе – бераз шарлар белән 200-300 мл, ди табиб. Өстәвенә, эчемлекне көн саен, бигрәк тә ач карынга яисә эсседә кулланырга киңәш ителми. Аның урынына бозсыз һәм үсемлек сөте белән җылы вариантын сайларга кирәк. Крахмалны сыекландыру һәм аны чыгаруны тизләтү өчен бабл тидан соң, су эчәргә кирәк.
Фото: chef.ru