+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
6 ноябрь 2025, 10:45

Вакытында “юк!” дияргә өйрәнегез!

Онколог үпкә яман шеше үсешенең төп сәбәпләрен атады.

Вакытында “юк!” дияргә өйрәнегез!Вакытында “юк!” дияргә өйрәнегез!
Вакытында “юк!” дияргә өйрәнегез!

Яман шеш үсеше куркынычының 90 проценты тәмәке, кальян һәм электрон җайланмалар тарта торган кешеләрдә була. Бу хакта “UfaNovosti.ru”  порталына югары категорияле табиб-онколог, торакаль онколог һәм хирург Замир Абдуллин сөйләгән.

Табиб аңлатканча, тәмәке тарту үпкә, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын, шулай ук никотинга бәйлелек китереп чыгара. Электрон тәмәкедән пар сулаганда акролеин, формальдегид һәм авыр металлар кебек зыянлы матдәләр сулыш юлларын ярсыта, үпкә күзәнәкләрен зарарлый һәм яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да начар гадәтләргә вакытында “Юк!” дияргә өйрәнегез.

Үпкә яман шеше мышьяк, кайбер органик химик матдәләр, радон, асбест кебек сәнәгать матдәләре, шулай ук радиация тәэсире, һаваның пычрануы, туберкулез һәм тәмәке тартмаучыларда тәмәке төтене тәэсиреннән дә барлыкка килергә мөмкин. Нәселендә үпкә рагы очраклары булган кешеләр дә риск төркемендә тора, ул вакытта авыру ихтималы ике тапкырга арта.

Үпкәдә онкология үсешен кан белән яисә тутык төсендәге какырык, үтми яисә көчәя барган ютәл, тирән сулаганда, ютәлләгәндә,  көлгәндә көчәя барган күкрәк авыртуы, тавышның карлыкканлыгы, аппетитның югалуы,  сулыш алу авыраю һәм арыганлык, хәлсезлек тойгысы, шулай ук даими бронхитлар кебек билгеләр күрсәтә ала.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас