

Телевидениедә тапшырулар алып баручы табиб Александр Мясников русиялеләргә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш итә. Бигрәк тә антибиотиклар кулланганда сак булырга кирәк. Препаратларны контрольсез куллану җитди зыян китерергә мөмкин, дип билгели табиб. Әлбәттә, бу балаларны дәвалауга да кагыла.
Мясников сүзләренчә, кайбер антибиотикларны кулланганда кеше бөтенләй чукрак калырга мөмкин, чөнки алар рецепторларга өстәмә йогынты ясый. "Алар бик нык агулы", — дип белдерә табиб.
Аның сүзләренә караганда, кайбер сидек кудыручы дарулар да шундый ук нәтиҗәгә ия — алар ишетү нервына тәэсир итә, бу шулай ук саңгыраулыкка китерергә мөмкин.
Автор фотосы.