+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
8 ноябрь 2025, 03:25

Бармаклар гимнастикасы хәтерне яхшырта

Ул өлкәннәр өчен аеруча файдалы.

Бармаклар гимнастикасы хәтерне яхшыртаБармаклар гимнастикасы хәтерне яхшырта
Бармаклар гимнастикасы хәтерне яхшырта

Япон профессоры Есия Хасэгава белдерүенчә, кул-бармак хәрәкәте баш мие эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә, бигрәк тә сөйләм, хәтер һәм игътибар өчен җавап бирә торган маңгай өлешләре белән.  Бу хакта “Здоровый дух” басмасы хәбәр итә. Бармак чукларын хәрәкәтләндереп, баш мие эшчәнлеген күпкә яхыртырга мөмкин.

Бармаклар өчен гимнастиканы теләсә нинди яшьтә, теләсә кайсы урында башкарып була. Күнегүләр деменция һәм Альцгеймер авыруларын профилактикалый, хәтерне һәм игътибарны сизелерлек ныгыта, акылның төгәллеген саклый һәм интеллектуаль сәләтләрне арттыра.

Хасэгавадан популяр күнегүләрнең берничәсенә тукталыйк. Аларны җиңел генә отып алырга мөмкин.

1. Бармаклар-йодрык. Бу күнегүдә уң кулдагы бармакларны йодрыкка кысарга, ә сулдагы бармакларны җәйгән килеш алга сузарга кирәк. Аннары уң кулдагы бармакларны алга сузабыз, сулдагысын йодрыкка җыябыз. 10-20 тапкыр кабатларга, әкренләп темпны арттырырга кирәк.

2. Хәзер кулларны алга сузабыз. Ике кулның да бармакларын бер үк вакытта бөклибез: башта имән, аннары урта һәм башкалар. Аннары, хәрәкәтләрне катлауландырып, шул ук эшне кире тәртиптә башкарабыз.

3. 1дән 10га кадәр саныйбыз, һәр сан саен куллар белән чәбәкәйләп алабыз. Шуннан соң, 10ннан 1гә кадәр саныйбыз, һәр санны әйткәндә башта чәбәкәйләп, аннары бармак белән чиртеп куябыз.

Бу күнегүләр көненә нибары 5-10 минут вакытны алачак, әмма даими эшләгәндә алар берничә атна эчендә искиткеч нәтиҗәләр бирергә мөмкин.

 

Фото: pansionatkem.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас