+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
10 ноябрь 2025, 08:15

Балаларыннан качып йөри

Әти кешенең сабыйларына 2 миллион сумнан артык бурычы җыелган.

Балаларыннан качып йөриБалаларыннан качып йөри
Балаларыннан качып йөри

Үзбәкстанның Әндиҗан шәһәрендә туган 1976 елгы ирне балигъ булмаган балаларга алимент түләмәгән өчен Шаран районы бүлеге приставлары эзли. Шөһрәт исемле әти кешенең балаларына  2 миллион сумнан артык бурычы җыелган. Аның Русия чикләреннән чыгу хокукын чикләгәннәр.

Фаразлануынча, ир Татарстан территориясендә качып йөри, рәсми булмаган рәвештә эшкә урнашкан, эш урынын яшерә. Аны башкарма эзләүгә игълан иткәннәр.

Әлеге гражданинның кайда булуы турында нинди дә булса белешмәгә ия булганнардан Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча дежур бүлегенә түбәндәге телефоннар аша хәбәр итүләрен сорыйлар:

8 (987) 613 22 24, 8 (347) 273-56-40.

 

Фото:ГУФССП России по РБ / Vk

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас