+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
11 ноябрь 2025, 06:00

Баланы эшкә җиккәннәрме?

Шәһәр урамындагы җиде яшьлек курьер социаль челтәрләрдә шау-шу тудырды.

Баланы эшкә җиккәннәрме?Баланы эшкә җиккәннәрме?
Баланы эшкә җиккәннәрме?

Орехово-Зуево урамындагы кешеләр сәер курьерга —  җиде яшьләр тирәсендәге балага игътибар иткән. Аның өстендә — “доставка” сервисы эмблемасы белән униформа, ә аркасында зур сумка-термос булган.

Гадәти булмаган әйбер таратучының фотолары социаль челтәрләрдә шау-шу куптарган. Кулланучылар малайның “доставка” хезмәтендә эшләргә мәҗбүр булуына ризасызлык белдерә.

"Балалар акча эшләргә түгел, ә укырга тиеш. Әти-әнисе кая карый», - дип язалар социаль челтәрләрдә.

Юрист Гөлназ Измайлова сүзләренә караганда, 14 яшькә җитмәгән балаларның курьер булып эшләргә хаклары юк. Закон бу яшь төркемендәге балаларны бары тик сәнгать өлкәсендә, шул исәптән киноиндустрия, театр сәнгате һәм циркта вакытлыча эшкә алырга рөхсәт итә. Бу вакытта ата-ананың язма рәвештә ризалыгы таләп ителә.

Малайны эшкә алган эш бирүчегә 100 меңгә кадәр штраф һәм хәтта 3 елга кадәр директор булып эшләүне тыю кебек җитдирәк санкцияләр яный.

Популяр “доставка” хезмәте вәкилләре белдергәнчә, балигъ булмаган баланы эшкә урнаштыру турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, чөнки компания 18 яшькә җитмәгән кешеләрне ялламый. Шулай итеп, яшь курьерның фотосы фейк булып чыга.

"Моннан тыш, һәр термосумканың үз теркәү номеры бар. Әгәр дә сумкада андый номер юк икән, мөгаен, бу ялган", — дип хәбәр итәләр әйбер китерү хезмәтендә.

 

Фото: REGIONS

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас