+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
11 ноябрь 2025, 09:55

Бармагы зәңгәрләнеп беткән...

Ярый әле коткаручылар вакытында ярдәмгә килгән.

Бармагы зәңгәрләнеп беткән...Бармагы зәңгәрләнеп беткән...
Бармагы зәңгәрләнеп беткән...

Ял көнне Уфаның коткару отрядына кече яшьтәге баланы алып килгәннәр. Коткаручылардан ярдәм сорап, кызның әнисе мөрәҗәгать иткән. Бала сул кулындагы бармагынннан пластик йөзекне сала алмаган. Кан әйләнеше бозылу аркасында бармагы шешкән һәм зәңгәрләнгән.

Гражданнарны яклау идарәсе коткаручылары оператив рәвештә махсус кискеч ярдәмендә, бармакка зыян китермичә, йөзекне кисеп алганнар. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Әти-әниләр, бармакка йөзек кию шундый күңелсез хәлләр тудыру куркынычы турында кыз балаларга аңлатыгыз. 

 

Фото:УГЗ по Уфе / телеграм

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас