+24 °С
Дождь
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
12 Ноября 2025, 11:40

Эшкә урнашкан һәм... декретка киткән

Ә мәктәп директоры һәм аның урынбасары суд юлында йөри.

Эшкә урнашкан һәм... декретка киткәнЭшкә урнашкан һәм... декретка киткән
Эшкә урнашкан һәм... декретка киткән

Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2023 елның февралендә гимназия директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары, белем бирү учреждениесе җитәкчесе ярдәмендә, үзенең йөкле кызын инглиз теле укытучысы сыйфатында эшкә урнаштырган. Әмма чынлыкта укытучы хезмәт эшчәнлеген тормышка ашырмаган, ә берничә айдан декрет ялына киткән.

Хезмәт функцияләрен үтәү турында ялган документларны укытучы Русиянең Башкортстан буенча пенсия һәм социаль страховкалау фонды бүлегенә илткән, алар нигезендә ул йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр бирелә торган пособие, шулай ук бала карау буенча айлык пособие — 585 мең сум акча алган.

Прокуратура тикшерү материалларын тикшерү органына җибәргән. Аларны карау нәтиҗәләре буенча экс-директор һәм аның элеккеге урынбасарына карата “Вазыйфалы вәкаләтләрдән явызларча файдалану” һәм “хезмәт ялганы” мәддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас