+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
13 ноябрь 2025, 03:50

Авыл янында... бүреләр өере

“Балалар өчен борчылабыз”, ди авыл халкы.

Авыл янында...  бүреләр өереАвыл янында...  бүреләр өере
Авыл янында... бүреләр өере

Башкортстанның Бөрҗән районындагы Киекбай авылы янында бүреләр өере күргәннәр. Урындагы халык хәбәр иткәнчә, көз җитү белән кыргый ерткычлар кешеләр янына ешрак чыга башлый. Бу хакта “Башинформ» яза.

" Район үзәгенә эшкә барганда юл буенда басып торган бүрене үзем күрдем. Төш вакытында бүреләр өере тау итәгеннән төште һәм безнең авыл яныннан үтте. Безнең туганыбыз аларны видеога төшерергә дә өлгерде. Барлыгы алты ерткыч, алар арасында эре башлык аерылып тора иде. Авылдашларның күбесе балалар өчен борчыла. Безнең якта бүреләр күп", - дип сөйли Киекбай авылында яшәүче Әксан Халитов.

 

Фото:стоп-кадр видео / Газим Халитов

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас