

11 ноябрь кичендә Мәскәү янындагы Красногорск шәһәрендә кикбоксинг буенча секциягә китеп барган 9 яшьлек малай котычкыч хәлгә юлыккан. Җирдә яткан акча төргәген кулына алып, малай бармакларсыз калган. Кызганычка каршы, төргәктә шартлаткыч җайланма булган.
Бала 6 сәгатьлек операция кичергән. Уң кулының чәнчә бармагын гына саклап кала алганнар. Калган бармакларны ампутацияләргә туры килгән. Чәрдәкләнгән сөякләрне, өзгәләнгән тән тиресен тергезү мөмкин булмаган. Баланың хәле авыр кала. Җинаять эше кузгатылган.
Әти-әниләр, балаларыгызны кисәтегез: урамда, балалар мәйданчыгына, футбол яланында –кайда гына булсалар да ят әйберләргә, төргәкләргә кагылмасыннар. Бигрәк тә акчага, шоколадка, татлы газлы суларга алданмасыннар.