

Уфада табиблар үңәченә балык сөяге кадалган балага ярдәм күрсәткән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Малай ашаганда балык сөяге йотып җибәргән. Аннары көчле авырту, төкерек бүленү һәм йоту белән кыенлыклар барлыкка килгән. Әти-әнисе аны ашыгыч рәвештә 17нче балалар дәваханәсенә китергән.
Табиблар эндоскопик тикшерү уздырганнар һәм махсус инструмент ярдәмендә сөякне уңышлы алганнар. Балала белән бар да яхшы.
Кечкенә балаларга балык ашатканда бик сак булыгыз. Сөякләреннән чистартып бирергә тырышыгыз, сак булыгыз, әти-әниләр!
Фото:Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте