+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
14 ноябрь 2025, 06:15

Авыртуын дарулар белән генә басалар...

Урамдагы 10 сум акчага иелеп, бәлагә юлыккан малайның хәле турында билгеле.

Авыртуын дарулар белән генә басалар...Авыртуын дарулар белән генә басалар...
Авыртуын дарулар белән генә басалар...

Красногорскта зыян күргән малайның хәле тотрыклы кала. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

Кичә 9 яшьлек балага седация кулланып перевязка ясаганнар. Аның хәле тотрыклы. Табиблар авыртуны баса торган препаратлар бирүне дәвам итә.

Мәскәү өлкәсенең балалар омбудсмены Ксения Мишонова белдерүенчә, балада көчле авырту синдромы саклана.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, бу хәл 11 ноябрьдә Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә 9 яшьлек малай урамда җирдә яткан акчаны алырга иелә. 10 сум акча ябыштырылган төргәктә шартлаткыч була. Нәтиҗәдә үсмер кулына җитди җәрәхәт ала, аның бармакларын өлешчә ампутацияләргә туры килгән.

Әти-әниләр, балаларыгыз урамда яткан бернәрсәгә дә кызыкмасын, үрелеп алмасын. Явыз ният белән куелган ялтыравык әйберләр эчендә хәвеф сагаларга мөмкин.

Фото: "Известия" 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас