+23 °С
Болытлы
Журналга язылу
Әти-әниләр колагына
14 ноябрь 2025, 04:55

Бәхетле әбекәйгә — 100 яшь!

Бу көннәрдә Миңнесания Гыймадрислам кызы бүләкләр һәм котлаулар кабул итә.

Бәхетле әбекәйгә — 100 яшь!Бәхетле әбекәйгә — 100 яшь!
Бәхетле әбекәйгә — 100 яшь!

Башкортстанның Югары Тәтешле авылында яшәүче Миңнесания әбекәйгә шушы көннәрдә 100 яшь тулды.

Миңнесания Закирова бөтен гомерен туган җиренә хезмәт итүгә багышлаган: агроном да, тегүче дә, бухгалтер да булып эшләгән. Аның намуслылыгы һәм профессиональлеге лаеклы бәяләнгән, ул районның җәмәгать туклануы баш бухгалтеры итеп билгеләнгән. «Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

Миңнесания Гыймадрислам кызы искиткеч тырыш, акыллы, игелекле балалар тәрбияләгән. Алар укытучы һөнәрен сайлаган, үсеп килүче буынны укытуга көчләрен куйган.

Бүген Миңнесания әбекәй балалары тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә.

Ветеранга Русия Президенты Владимир Путин һәм республика Башлыгы Радий Хәбировтан бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

 

Фото: “Моя Уфа” ТГ.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас